Каталог статей

Главная » Статьи » Статьи пользователей

ҮЛЕМСЕЗ БАТЫРЛАР

 

ҮЛЕМСЕЗ БАТЫРЛАР.

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Язылды 28.03.2015 ел

ГӨЛНУР ГЫЙМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

 

70 ел үтсә дә, 80 ел үтсә дә,

Онытылмый кайтмый калганнар.

Ятып калган җирдән һәйкәл булып калкып,

Әйтерсең лә сафка басканнар.

            Сугыш чукмарлары баш калкыта һаман,

Сусап тагын кеше канына.

Безнең туган илебез ай-һай бигрәк матур,

Кан – яшьләргә батмасын гына.

            Кайтмаган балалар, кайтмаган балалар,

            Күз – яшьләре кипкән аналар.

            Кайтмаган җанашлар, кайтмаган батырлар,

            Гомер буе көтә хатыннар.

            Кайтмаган әткәйләр, кайтмаган әтиләр,

            Үксеп – үксеп елый ятимнәр.

70 ел узса да, 90 ел узса да,

Онытылмый яуда калганнар.

Ятып калган җирдән калкып, һәйкәл булып,

Гүя ил сагында торалар.

Илебез сагында торалар.

 

http://my.mail.ru/bk/gulnur52/video/_myvideo/25.html

Категория: Статьи пользователей | Добавил: Апас (06.04.2015)
Просмотров: 293 | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 0