Каталог статей

Главная » Статьи » Статьи администратора

ОК (Для просмотра нажмите на «ОК»)

 

 

ИЛЕМ КЫЗЫ

Язылды 05.02.2014 ел.

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре.

 

Канатланып кайтып керер иде,

Туган ягын, безне сагынып.

Нурлы йөзе балкышыннан чыккан

Җылы кала иде таралып.

Мавыктыргыч итеп сөйли иде,

Ничек эшләгәнен, төнозын.

Рәхмәт, илем, ихтирамың өчен,

Онытмаганыңа үз кызың.

Аның тормышы – олы бер тарих,

Безнең өчен өлге, үрнәк бит.

Зур горурлык хисе кичерәбез,

“Уңган туганыбыз булган”, - дип.

Киткән кебек түгел арабыздан,

Җанын тоеп яшим һәрдаим,

Киң күңелле, Лена апабызга,

Рәхмәт насыйп ит, ходаем.

 

 

ӘНКӘЕМӘ

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре.

 

 

Алсу нурлар белән тулган җырлы урман,

Чыгып китәм иркен кырларга.

Сандугач моңнарын, тургайның чыңнаран

Синең җырларыңа кушарга.

Йомшак кына кушылып минем җырларыма,

Көйлисеңдер кебек, әнкәем.

Исле гөлләр белән тулган язгы урман,

Барлык гөлләр сиңа, әнкәем.

Кочагыма җыям аллы-гөллеләрен,

Хуш  - исләре, ай, искитмәле.

Яшәү көче табып яшә әле, әнкәм,

Безне ташлап, ерак китмә әле.

 

ҮТТЕ ЯШЬЛЕК

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

 

 

Ялгышканнар һаман ялгышалар,

Адашканнар юлда калалар.

Үтте инде яшьлек, үтте яшьлек,

Битләремнән яшьләр агалар.

Кире кайтсам, әгәр, яшьлегемә,

Узар идем башка юлыңнан.

Алсу чәчәк аткан матур гөлем,

Мәңге китмәс идем яныңнан.

Кире кайтып булмый яшьлекләргә,

Еласаң да, чәчең тартсаң да,

Кайткан кебек булам хыялымда,

Матур гөлем чәчәк атканда.

 

АЧУЛАНМА

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

 

 

Гомерем иртәсендә очрадың да,

Югалдың син, югалдың.

Якты кояш булып күрен әле кабат,

Нурга күмеп күген дөньямның.

Тормышымда авыр чакларымда,

Хәтерләдем, хәтерлим.

“Йөрәгендә һаман йөртә икән”, - диеп,

Ачуланма гына, кадерлем.

Гомерем иртәсендә очрадың да,

Югалдың син, югалдың.

Еракларда калган гүзәл яшьлегемнең,

Тик хыялы булып син калдың.

 

ХЫЯЛДАГЫ КЕШЕМ

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

http://my.mail.ru/bk/gulnur52/video/_myvideo/24.html

 

Хыялымда синең белән яшим,

Киләсеңдер кебек, ашкынып.

Очратканда читкә карап калам,

Күрмәмешкә, гүя, салышып.

Бергә булу мөмкин түгел безгә,

Парлы итеп ходай язмаган.

Үпкәләмим инде язмышыма,

Бер кем аны ары узмаган.

“Шулай хыялланып яши”, - диеп,

Белмисеңдер әле үзең дә.

Башкаларга алмаштырмый торган

Җан яраткан кешем – син генә.

 

КЫҢГЫРАУЛАР

Язылды август 1975 ел

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

Кыңгыраулар, зәңгәр кыңгыраулар,

Мин теләгән идем өзәргә.

Күзләре дә миңа карамыйлар,

Үзләре дә инде бүтәндә.

Тик мин генә йөрим беръялгызым,

Тик мин генә күзлим аларны,

Күзләремдә калган зәңгәр нурлар,

Йөрәгемдә сөю газабы.

Кыңгыраулар, зәңгәр кыңгыраулар,

Мин теләгән идем өзәргә.

Йөрәккәем, янма, сыкранма син,

Сөюләргә кирәк түзәргә.

 

ЯШЬЛЕГЕМ ХИСЛӘРЕ

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

Әй урман, урман, әй, калын урман,

Кайгым кимерме, урманга керсәм.

Авырлыкларны очратмас идем,

Башка юл сайларга, әй, белсәм.

Әй, юллар, юллар, әй озын юллар,

Борма юлларны мин күп урадым.

Алып барыгыз сөйгән ярыма,

Мин бит аны бик – бик сагынам.

Әй, кошым, кошым, әй, очар кошым,

Синдәй уйнаклап мин оча алсам,

Авырлыкларга юлыкмас идем,

Әнкәмнең сүзләрен тыңласам.

Әй, туган авылым, язгы кичләрдә,

Мин чыга идем, тартып гармуным.

Сиңа мин түктем, чәчтем, тараттым,

Яшьлегем хисләрен, бар моңым.

Әй урман, урман, әй, калын урман,

Кайгым бетәрме, урманга керсәм.

Сагынуларым басылыр иде,

Ерактан булса да, бер күрсәм.

 

ЯШЬЛЕКТӘ КУНАКТА

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

Бу розалар нигә шундый матур,

Чәчкәләрен озак коймыйлар,

Якынлашып килгән көзләрнең дә

Салкын сулышларын тоймыйлар?!

Мин дә шулай ал чәчәкләр кебек,

Озак калса идем яшьлектә,

Китүен дә гүзәл яшьлегемнең,

Сизми торса идем, ничек тә.

Очар идем хыял канатында,

“Әллә кошмы син?”, - дип әйтсеннәр,

Кайтыр идем иңләп киң җиһанны,

Кайгыларым качып бетсеннәр.

 

ЮГАЛТУ

Язылды 09.09.2013 ел

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

 

“Гомер үтә, бәгърем, тизрәк кайт”, - дип

Бик сагынып җырлар чыгардым.

Тормышыбыз бергә үрелгәндә,

Кай арада китеп югалдың?

Эзлим сине печән чапкан кырдан,

Аланнардан, Зөя буеннан.

Куыш уйнап йөргән болыннарда

Күптән инде эзең юылган.

Әле генә бергә йөри идек,

“Тапмасын”, - дип, ахры, качкансың,

“Балаларым монда”, - диеп, әллә,

Тын бакчага кереп яткансың.

 

СҮНДЕ СӨЮ

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

Сүнде инде сиңа сөю хисем,

Йөрәк катты салкын бозыңнан,

Никадәрле хыял иде башта,

Гомер генә синсез узылган.

Әллә ялгаш булды, әллә инде,

Язмышымның усал алдавы?

Теләсәм дә оныта алмадым мин,

Чишә алмадым тормыш бауларын.

Сине генә сөйдем гомер буе,

Өметемне өзми һаман да,

Башка мәхәббәткә киртә булып,

Тордың барыбер ике арада.

 

АВЫЛЫМА

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

http://my.mail.ru/bk/gulnur52/video/_myvideo/23.html

 

Рәхмәт, туган авылым, әнкәбездәй,

Бик кадерләп безне үстердең.

Назың җитә иде һәммәбезгә,

Яшәү өчен куәт – көч бирдең.

Эссе җәйдә көне буе чыкмый,

Чупырдашып яттык елгаңда,

Каен җиләкләрең “безне өз”, - дип

Көтеп тора иде урманда.

Салкын кышта кайтып керми идек

Итекләргә бозлар катса да,

Сикертмәле таудан шуа идек,

Чаңгыларда, агач чанада.

Еллар узган саен матурлана,

Төзекләнә генә барасың.

Кайтып кергән чакта, һәръвакытта

Җылы кочагыңа аласың.

 

ЯРАТСАҢ ...

Язылды 21.01.2014 ел

ГӨЛНУР ГИМАДИЕВА музыкасы  һәм  сүзләре

 

Күбәләкләр, очып, болыннарда

Килеп куна гөлләр таҗына

Мин дә көтәм синең йомшак кына,

Кагылуың ялгыз җаныма.

Парың тапкач, миңа бары бер булды,

Ни бирсә дә язган язмышым.

“Бәхетлеләр сизмәсен”, - дип сөртәм,

Кайнар күз яшьләрем тамчысын.

Күбәләкләр очкан болыннарга,

Кабат – кабат барам карарга,

“Бәлки син дә сагынып килерсең”, - дип

Яшьлек хисем дөрләп яңара.

Язгы боздай күңелем эрер иде,

Ялгыш кына берәр сүз катсаң,

Яшь кызладай очынып китәр идем,

Әгәр чын күңелдән яратсаң.

 

© Казань 2014. 

 

 

Категория: Статьи администратора | Добавил: Апас (26.09.2014)
Просмотров: 394 | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0